Россиялеләр пенсиянең бер өлешен югалтачак

Россиялеләр пенсиянең бер өлешен алмый кала ала, чөнки кайбер эш бирүчеләр пенсия фондына тиешле взносларны күчерми. Моңа ничек юл куймаска — РУДН икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева аңлата.

Белгеч сүзләренчә, эш бирүче хезмәт хакы фондына түләүләрне тиешле дәрәҗәдә башкарырга тиеш —  Пенсия фондына 22%, Социаль иминият фондына — 0,2% тан 8,5% ка кадәр. Мисал өчен, әгәр хезмәт хакы аена 50 000 сум булса, Россия Пенсия фондына түләүләр 11 мең булырга тиеш.

Киләчәктә күңелсез ситуациядән качу өчен Григорьева даими рәвештә фондлар сайтында шәхси кабинетта акча күчерүләрне тикшерергә киңәш итә. «Хәзерге вакытта «Госуслуги» порталында шәхси кабинетта «извещение о состоянии лицевого счёта» хезмәте аша гражданның пенсиясенең тупланма өлеше булган исәп, балл, стаж һәм иминиятләштерүче турында мәгълүмат сорарга мөмкин», — дип искәртте икътисадчы.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/98437/

Бәйле