Данир кем белән йөри?

Ошы яшьтәге матур гына апа белән ресторанда утырганын күргәннәр..

Бәйрәм алдыннан җырчы Данир Сабиров чит хатын-кыз белән «свидание»гә барган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язып чыкты.

Шактый өлкән яшьтәге ханымны Данир Сабиров өеннән барып алган, чәчәкләр бүләк иткән һәм зиннәтле ресторанга чакырган, Фирүзә ханымга багышлап җырлар башкарган.

Баксаң, Данирның болай чит хатыннар янында йөрүенә җырчы Марат Яруллин «гаепле» икән. Әлеге ике артист арасында конфликт булуын язган идек. Ул Маратның Данир Сабировның җырлавын тәнкыйтьләвеннән башланып китте. Марат фикеренчә, Данирга  кызык сөйләп йөрү күбрәк килешә. Данир 10 ел сәхнәдә эшләүче «абыйсын» өйрәтмәскә кушып, видео яздырды.

Артистлар бер-берсен үпкәләрлек сүзләр белән дә атады. Нәтиҗәдә, Марат Яруллин белән Данир Сабиров үзләренә күрә бер баттл игълан иттеләр. Ягъни, Марат – Данирга, ә Данир Маратка төрле биремнәр үтәргә куша. Биремнәрнең төп шарты: көндәшен комфорт зонасыннан чыгарып, бик тә уңайсыз хәлдә калдыру. 60+ яшьтәге ханымны кичке ашка чакыру да Марат уйлап чыгарган биремнәрнең чираттагысы булган.

Әмма бу хәл Данирга да, әлеге ханыма да бик ошаган. » Бигрәк рәхәт йөреп кайттык. Хәтта бу бирем өчен рәхмәт тә әйттем Маратка», — дип язган Данир.

Ә Марат Данир кушуы буенча Казанның Колхоз базарында норковый шапка белән хатын-кыз туны киеп казылык саткан.

Менә шундый хәлләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-03-12/danir-kem-bel-n-y-ri-3173797

Бәйле