«Абыема үлеп гашыйк булдым…»

«Бер төндә абыем шул кыз яныннан кайтты. Мин йоклый алмый ятам».

Социаль челтәрләргә килгән бер хат төрле уйларга салды. Аны укучыларның фикерләре бу уйларны тагын да чуалдыра. Әлеге хатны сезгә дә тәкъдим итәбез. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

«Мин — күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче кыз. Апам, абыем һәм сеңлем бар. Әти-әни безнең өчен җан атып торды. Алар безне бик яратты. Мәхәббәтле гаиләдә үскәнгәме, без дә изге күңелле, ачык, тәртипле балалар булып үстек. Безнең өйдә беркайчан да тавыш-гауга булмады. Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итәргә әзер идек.

Шулай вакыт узды. Апам мәктәпне тәмамлап, читкә чыгып китте. Без бишәү торып калдык. Мин һәрвакыт вакытны абыем белән уздыра идем. Бертуган булгангамы, безнең күп нәрсәгә карашларыбыз бер, гадәтләребез охшаш иде. Һәм безгә бергә һәрвакыт күңелле иде. 16 яшьләр тирәсендә ул мине абый итеп кенә түгел, ир-егет буларак та кызыксындыра башлады. Мин башымны югалтып гашыйк булдым…

Бу хисләрдән никадәр интеккәнемне берәү дә белмидер. Җитмәсә, абый кызлар белән очраша башлады. Мин аларга аны үлеп көнли идем.
Мин аш-су пешерергә яратам. Абый инде укуын тәмамлап, эшли башлады. Ул эштән кайтуга ниндидер ят ризык әзерләп куям. Ул мине мактый-мактый ашый. Белсәгез иде, шул вакытларда мин нинди бәхетле идем!

Бер вакыт әти белән әнигә ял итәргә барырга теләвем турында әйттем. Кыз баланың үзенә генә мондый сәяхәтләрдә йөрү куркыныч, шуда үзем белән абыйның баруын да үтендем. Әти белән әни моңа шатланып риза булды. Бер атна без шулай чит җирләрдә ял итеп тә кайттык. Бу мәлләрдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Әлбәттә, абый миңа абыйларча мөнәсәбәттә булды.

Мин институтта укыганда абыем бер кыз белән очраша башлады. Ә бераздан инде өйләнергә теләве турында да сүз кузгатты. Әлеге хәбәр миңа чын шок булды. Мин көн-төн бүлмәмдә бикләнеп еладым. Ашыйсы килмәгәнлектән бик нык ябыктым. Әти белән әни, абыем нәрсә булганын белми баш ватты, минем өчен бик нык борчылды. Шулай берничә атна вакыт узды. Мин инде төннәрен дә йоклый алмый башладым. Тагын бераз шулай дәвам итсә, минем белән нәрсә булачагын фаразлау да кыен.

Бер төндә абыем шул кыз яныннан кайтты. Мин йоклый алмый ятам. Инде нишләргә дә белмәгәнлектән, мин аның бүлмәсенә таба юлландым. Абыйга барысын да түкми-чәчми сөйләдем. Бу вакытта йөрәгем күкрәктән чыгып очар хәлгә җитте. Ә мин кечкенәдән йөрәк авыруыннан интегәм. Абый да моны белә. Ул мине кочагына алып, төрлечә тынычландырырга тырышты. Һәм шул төнне без якынлык кылдык…

Берникадәр вакыт мөнәсәбәтләребезне әти белән әнидән яшереп йөртсәк тә, аларны алдау дөрес түгел иде. Һәм без аларга ничек бар, шулай сөйләргә булдык. Алар безне тыныч кына тыңлады. Әлбәттә, бу хәбәргә шатланмады алар, әмма каршы да килмәде.

Тиздән абыем белән өйләнешергә уйлыйбыз. Аның тизрәк әти буласы килә. Тик менә безнең туганлык моңа ничек йогынты ясар, билгесез. Абый мине төрлечә тынычландыра. Хәзерге заманча медицина яралгыда авыруларны карында чакта ук ачыклый ала. Вакытында аборт та ясарга мөмкин. Безнең матур, тулы гаилә булып яшисебез килә», — диелгән анда.

Әлбәттә бу тарих күпләрне битараф калдырмаган. Аларны тәнкыйтьләүчеләр дә, хуплаучылар да бар. «Хәзер бит ЭКО белән дә бала тудырырга мөмкин». «Тәрбиягә бала алыгыз», — диючеләр дә бар. «Сезгә башка җиргә күчеп китәргә кирәк. Сезне биредә тыныч кына яшәтмәячәкләр», — диючеләр аеруча күп…

Без шулкадәр кеше фикеренә таянып яшибез микәнни? Булачак баланың зәгыйфь булырга мөмкинлеге дә, дин кушуы буенча мондый парлар булмаска тиешлеге, ике кеше арасында шундый эчкерсез мәхәббәт булуы һәм аларның гаилә турында хыяллануы да читтә калган булып чыга түгелме?..

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-03-17/abyema-lep-gashyyk-buldym-3181127

Бәйле