Биш үсмер боз астына киткән

Икесенең гәүдәсен һаман таба алмыйлар.

Калуга өлкәсенең Обнинск шәһәрендә Протва елгасында, беренчел мәгълүматлар буенча, ике үсмер боз астына төшеп һәлак булган, эзләү оештырылган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Ике үсмернең батып үлүе турында хәбәр килде. Мәгълүмат тикшерелә, водолазлар җибәрелгән», — дип белдерәләр матбугат хезмәтендә.
Тикшерү комитетында ике баланың һәлак булуын раслыйлар.

“ТАСС”ның ашыгыч хезмәтләрендә ике бала судан үзләре чыга алган, берсен якында гына булган ир автомобиль тросы ярдәмендә коткарган, дип хәбәр итәләр.

Калуга өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, боз астына барлыгы биш үсмер төшеп киткән, аларның өчесен коткарып калалар, икесе һәлак була.
“Коткаручылар урынга килеп җиткән. Эзләү эшләре дәвам итә», — дип белдерәләр матбугат хезмәтендә.

чыганак: https://tass.ru/proisshestviya/17308943

Бәйле