Казаннан 81 яшьлек табиб Юрий Обрезков Россиянең рекордлар китабына кертелде

-- Лейла

Юрий Николай улы Обрезков Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясендә эшли. Аңа 81 яшь. Табиб узган ел Россиянең рекордлар китабына «Илдәге ашыгыч медицина ярдәме табибларының иң өлкәне» номинациясендә кертелде. Моның турында медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Юрий Николаевич ашыгыч ярдәм табибы булып 45 ел һәм 9 ай эшли. Рекордлар китабына кертелгәндә аңа 81 яшь, 5 ай һәм 13 көн булган. Олы яшенә карамастан, Юрий Обрезков бүген дә катлаулы хезмәтен дәвам итә.

ТНВ

Бәйле