Илназ Галәвиев эше буенча сорау алулар дәвам итә

-- Лейла

23 мартта Татарстанның Югары судында 175нче гимназиядә булган фаҗига белән бәйле эш буенча Илназ Галәвиевтан сорау ала башларга тиешләр иде. Әмма ул җавап бирүдән һәм нәрсә дә булса сөйләүдән баш тартты.

Исегезгә төшерәбез, әлеге җинаять эшен ноябрь аенда карый башладылар. 600 кешедән — шаһитләр һәм зыян күрүчеләрдән сорау алдылар. Соңгы утырышка фаҗигадә үлгән балаларның әти-әниләре һәм Илназ Галәвиевның әтисе килгән иде. Ул бер сәгатьтән соң утырыш залын калдырып, чыгып китте.

ТНВ

Бәйле