120 яшькә кадәр яшәргә теләсәгез…

Солы ярмасы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта.

Яңа солы саламыннан әзерләнгән ваннаны ревматизм, буыннар авыртуын дәвалау өчен кулланалар. Аяклар тирләгәндә солы саламы белән имән кайрысы кушып ясалган кайнатмадан ванна ясыйлар.

Ашказаны-эчәк авырулары булганда: 1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юарга, шуңа 2 стакан су салып кайнатырга. Су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашыгы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көненә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.

Диабеттан: 100 грамм солы орлыгына 3 стакан кайнар су салып, 8 сәгать төнәтәләр. Көнгә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәләр.

Бөер һәм сидек куыгы авыртканда: бер стакан солы ярмасына 1 литр кайнар су салып кайнатырга, суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәргә.

Буыннарга тоз утырганда һәм авыртканда: 1 аш кашыгы солы орлыгын 1 литр кайнар суга салып, 2 сәгать тотарга, аннан сөзәргә. Әлеге төнәтмәне бер ай буе көнгә 3 мәртәбә, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәргә.

Склероздан: 1 стакан солы ярмасына 1 литр кайнар су салып кайнатырга. Күләме яртылаш кимегәч, сөзәргә һәм шуңа 2 стакан сөт өстәргә. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1 стакан эчәргә.

Тәмәке тартуны ташлау өчен: 1 аш кашыгы солыны 1 стакан кайнар су салып, 2 мәртәбә кайнатып чыгарырга. 1 сәгать төнәтергә, аннан сөзәргә. Көнгә 4-5 мәртәбә стаканның 1/4 өлеше күләмендә төнәтмәне 3-4 атна эчәргә.

Кешеләрнең солы белән туклануы турында борынгы Рим табибы Гален язган. Диоскорит солы ярмасын — компресс кую өчен, лайлалы сыекчасын ютәлдән, боткасын эч китүдән кулланырга тәкдим иткән. Гипократ солыны чәй эчкән кебек эчәргә киңәш биргән. Атаклы француз галиме Жан Де С. Катерин солыдан төнәтмә ясап эчкән. Ул ел саен 2 атна дәвамында төшке ашка кадәр һәм төшке аштан соң 3 сәгать үткәч 2 стакан солы төнәтмәсе эчкән. Ул 120 ел яшәгән”, дип яза “Саулык. Татар халык медиөинасы”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-29/120-el-yashim-dis-3195874

Бәйле