Аларга күпләр соклана. Үз газизләренә генә түгел, чит балаларга да наз җитә бу кешеләрнең йөрәгендә. Мамадыш районының Олыяз авылында гомер итүче Миләүшә апа белән Фәнис абый Фәләховлар кешеләрне сөендерә белә. Әле яңа гына килен дә төшерде алар. Тәрбиягә алып үстергән уллары Руслан өйләнде.
Үзләренең язмышлары да гыйбрәтле. Миләүшә апа белән Фәнис абый икесе дә шушы авылныкы. Яшьтән яратышып, вәгъдәләр бирешеп йөргәннәр. Фәнисне армиягә алгач та, Миләүшә егетен көтеп алырга сүз бирә. Язмыштыр инде, көтми кыз, авылларына кунакка кайтып йөргән үзбәк егетенә кияүгә чыгып куя. Аннары Үзбәкстанга чыгып китәләр. Матур тормыш турында хыялланган кызның бу хыяллары бик тиз чәлпәрәмә килә. Ир дигәне рәхәт күрсәтми үзенә. Гел кул күтәрә. Янында киңәш сорар, ярдәм өмет итәр кешесе дә булмый, җитмәсә.
– Улыбызга Дамир дип исем куштык. Бик авыр яшәдем. Түзеп булмас хәлдә идем. Улыма 1,5 яшь дигәндә, качып диярлек Татарстанга кайтып киттем. Бер апа булышты шул чакта. Әле дә аңа рәхмәт укыйм, – ди Миләүшә апа.
Алабугага кайтып урнаша алар. Үзе тәрбияче булып эшли, улы бакчага йөри. Әмма кирәт Дамир авырый башлый. Табиблар климат алышыну килешми, диләр. Нишләргә соң? Шул чакта Үзбәкстандагы иреннән хәбәр килә. Әйдә кушылйк, бергә яшик, кабат кул күтәрмәм, барысы да яхшы булыр, янәсе. Баланы әтисез калдырырга теләмәгән Миләүшә ризалаша. Малайны Үзбәкстандагы әбисенә илтеп куярга, үзләре Татарстанда яшәргә килешәләр. Ире, баланы ияртеп, юлга чыга.
– Әле дә хәтерлим, 10 сентябрьдә юлга чыктылар, ә берничә көннән куркыныч хәбәр килде. Улымның хәле авырайган. Икенче көнне үк самолет белән Үзбәкстанга очтым. Барып җитсәм, барысы да елап утыра. Улымны җирләгәннәр иде инде, – ди Миләүшә апа.
Татар хатыны бу юлы да язмышына буйсына. Сабыр итеп, янә Үзбәкстанда яшәргә кала. Әмма гаиләсен саклап кала алмый. Ел ярым яшәгәннән соң, Миләүшә апа, аерылып, кире туган ягына кайтып китә.
– Мин кайтканда, Фәнис өйләнмәгән иде әле. Дөрес, күз уңында тоткан кешесе булган аның. Әмма берни барып чыкмаган. Без кабат очраша башладык. Озак үтми, Фәнис абыегыз: «Чык миңа кияүгә», – дип сүз башлады. Мин шунда ук аны кисәтеп куйдым. «Әгәр гомер буе кияүдән кайттың, мине көтмәдең, дигән сүзләр белән интектерәсе булсаң, өйләнешмик», – дидем. Фәнис бер мәртәбә дә йөрәгемне яраламады. 32 ел аңлашып яшибез инде, – ди Миләүшә апа.
Бергә яши башлагач, иң элек уллары Фирназ туа. Язмыш аны да сыный. Малайның тумыштан күзләре начар күрә. Аннары Илүсәле булалар. Соңрак төпчекләре Сөмбел дөньяга килә.
– Фирназ тугызынчы сыйныфны бетергәч, укырга чыгып китте. Өйдә тынлык. Малай җитми! Бервакыт Фәнис белән телевизордан ятимнәр турында тапшыру карап утырабыз. Шунда икебездә дә бер теләк уянды: бала алырга, – ди Миләүшә апа. – Русланны озак көттек. Башта документ җыйдык, аннары ятимнәр йортларына барып йөрдек. Авыру балалар да бирмәкчеләр иде. Әмма баш тарттык, яшь тә бара бит. Руслан үзе килеп чыкты ул безнең янга. Иң элек Фәнис янына килде дә: «Әти, мин сине күпме көттем бит, өйгә алып кайтасыңмы?» – дип, кочагына еылышты. Фәниснең дә күңеле тулды. Ничек шул баланы калдырып китәсең, ди. Алып кайттык. 6 яшь иде аңа. Әнисе үз юлы белән чыгып киткән, әтисе 3 яшькә кадәр үстергән дә ятимнәр йортына тапшырган. Күпне күргән бала була ул.
Русланны бик кадерләп үстерә алар. Артык шук чаклары да булгалый малайның. «Мине беркая да илтмәгез!» – дип елаган чаклары да була. Миләүшә апа улының тиктормаслыгын хәзер көлеп искә төшерә. Кыскасы, кулына нәрсә тотса, шул ватыла аның. Әмма өзелеп, «әти, әни» дип торуы бар кимчелекләрен юа да төшерә. Ничек итсә итәләр, уртак тел таба үзләре. Ятимнәр йортыннан кайткач, бик озак кулыннан ипи төшми Русланның. Хәтта йоклаганда да янына ризык яшереп куя ул. Монысы – балалар йортында яшәү өчен көрәшкән вакытлардан калган гадәт.
Фәләховларның җылы оясына тартылучылар күп. Руслан, көллияттә укыганда, ял көннәрен дустын ияртеп кайта. Ял дигәне карантинга әйләнеп, кунакта бик озак тора егет. Унсигезе тулуга, алып үстергән гаиләсе мөстәкыйль тормышка чыгарып җибәргән аны. Киткәндә Владик Миләүшә апасыннан: «Киләсе атнада да сезгә кайтыйм әле?!» – дип үтенә.
– Кайт, улым, дидем. Үзебез дә якын иттек, ул да. Әти-әнисе исән, абыйлары да, хәтта тәрбиягә алган гаиләсе дә бар. Әмма ул безне сайлады. Армиягә дә безнең йорттан чыгып китте. Шалтыратып, хәлләрен белешепп тордык. Нәрсә сораса, шуны җибәрдем. Аннары туры безгә кайтты. Владик әле дә бездә, – ди Миләүшә апа.
Русланның өйләнгәненә бер ай да юк әле. Әтиләре дә 32 ел элек нәкъ шул көнне никах укыткан. Уллары яр итеп, ятимлек ачысын татыган Ландышны сайлаган. Киленнең әтисе исән түгел, әнисенең – үз юлы. «Әни» дип эндәшкәнем бар. «Әти»не ничекләр әйтермен икән?» – дип өзгәләнә Ландыш, бу гаиләгә килеп кергәч. Әмма Фәнис абыйның җылы кочагы, кешелекле булуы бар киртәләрне юк итә. Ландыш әтисен кочып ук ала.
– Балаларның бәхетенә сөенеп тору инде. Исән генә булсыннар. Биш бармагым төсле алар. Кайсын тешләсәң дә авырта. Берәүне дә чит итмәдем. Яратулары, хөрмәт итүләре, сүземне җиргә салып таптамаулары кирәк. Алар минем холыкны белә. Әмма мин барысын да алар хакына эшлим. Матур яшәсеннәр, кимсенмәсеннәр, – ди Миләүшә апа. – Йөрәгемдә урын күп. Яхшылыкны кеше белсен, савап булсын дип тә эшләмәдем. Күңел эше бит ул. Аны йә булдыра аласың, йә юк. Алар гына аңласын иде. Миңа күп кирәкми. Рәхмәт, әни, диюләре дә җитә!
Гөлгенә ШИҺАПОВА, «Ватаным Татарстан»