Казанда популяр блогер кулга алынган

Казанның Вахитов районы суды блогер Пәрвинә Әбүзәрованы 10 апрельгә кадәр йорт аресты астына җибәрергә карар кабул итте. Билгелеге булганча, танылган блогерны кулга алу сәбәбе — аның социаль челтәрләрдә ачыктан-ачык Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы РФ хәрбиләрен дезертирлыкка чакыруы.

«Суд Пәрвинә Әбүзәрованы 10 апрельгә кадәр йорт аресты астына җибәрде», — дип хәбәр иттеләр инстанциядә.

Блогер гаебен таныган, ләкин РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе тикшерүчесе чакырулары буенча килмәгән, аны шулай ук теркәлү һәм яшәү адресы буенча да таба алмаганнар. Аны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Шуннан соң блогерны тапканнар һәм тоткарлаганнар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/108834/

Бәйле