Татарстанда беренче тапкыр балалар ифтарын зурлап уздырганнар

-- Лейла

Рамазан аеның 10 көнендә Яр Чаллы шәһәрендәге “Чаллы Яр” мәчетендә балалар өчен махсус ифтар оештырылды.

Аннары “Тәрбия” үзәге остазлары яшь ураза тотучыларга “Рамазан ае турында хәдисләр хәзинәсе” дип исемләнгән квест үткәрде. Балалар уен форматында күп файдалы гыйлем алдылар, күңел ачтылар, татлы бүләкләр җыйдылар. Зур чара җәмәгать белән ахшам намазын уку, авыз ачу һәм кафеда тәмле, мул сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән ифтар ашы белән тәмамланды, диелә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында.

Беренче тапкыр зурлап үткәрелгән әлеге чарада 8-16 яшьлек 60 бала катнашкан.

ТНВ

Бәйле