Яз җитү белән яраннарны күчереп утырту вакыты җитә. Апрель моның өчен уңай вакыт дип санала. Бу айда гөл кышкы суыклардан “уяна”, чәчкә атарга әзерләнә. Яраннарны күчереп утыртуның үз серләре бар.
Тармакланып үскән карт яраннарны бакчага алып чыгып, яшь ботакларын кисеп алырга була. Шуннан соң, клумба ясап, чыбыкчаларын дымлы, җылы, йомшак туфракка утыртырга кирәк.
Талымсыз гөлләр бик тиз тамыр җибәрә, сентябрь азагына кадәр чәчәк ата. Көзге кыраулар төшкәнче, берничә төбен гөл савытларына күчереп утыртып, фатирга алып кайтырга була.
Яран үстерү катлаулы түгел. Өй шартларында тугыз ай чәчәккә күмелеп утыра, кышын караңгы урында — идән астында, җылытылган балконда, фатирдагы караңгы бүлмәдә ял итә. Тамырлары корымасын өчен, айга бер мәртәбә аз гына сугару да җитә, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.