Екатеринбург шәһәрендәге балалар бакчаларының берсендә ике баланың әниләре сугышкан. Бер әни улы белән бер төркемгә йөргән кызның әнисенә йодрыклары белән ташланган.
— Баласының күзлеге ватылган. Ул хатынымнан күзлек ремонтлау өчен акча таләп иткән. Янәсе, безнең кызыбыз аның баласын этеп җибәргән һәм күзлек ватылган. Шуннан сугыш чыккан, — дип сөйләгән ир. — Хатыным тән җәрәхәтләре алган, курткасы ертылган, чәчләре йолкынган. Болар камерага эләккән.
Сугышу моменты эләккән кадрларны хәзер полициядә өйрәнәләр. Зыян күрүче анда гариза белән мөрәҗәгать иткән.
— Хәзерге вакытта хәл тикшерелә. Нәтиҗәләр буенча тиешле карар кабул ителәчәк, — дип хәбәр итәләр Екатеринбург буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте.
Балалар бакчасында конфликт турында комментарий бирүдән баш тартканнар. Андагы җитәкчелек, әти-әниләр моны үзләре хәл итәр, дигән фикердә.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109683/