Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең оештырылуы турында үз фикерен әйткән. Артист бу хакта Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурска багышланган матбугат конференциясендә сөйләгән.
«Миңа калса, Тукай премиясе биш елга бер генә бирелергә тиеш. Анда ел саен талаш, ел саен бәхәс. 2008 елда Тукай премиясен миңа, Башкортостаннан килүчегә һәм бер чуваш милләтеннән булган рәссамга бирделәр. Бу бик бәхәсле, зур мәсьәлә. Әгәр дә ул Татарстанның иң зур Дәүләт премиясе икән, ул ел саен бирелергә тиеш түгел. Талантлар көн саен тумый. Аны кайвакыт кемгә бирергә белмичә, аптырап бетәләр», – дип әйткән артист.