Чаллыда яшәүче элеккеге хатынын буып үтергән һәм бакчада күмгән

Узган елның 19 августында Тукай рaйонының бер СНТ территориясендә бакчада хатын-кыз үтерелгән.

ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 49 яшьлек ир-ат һәм аның 50 яшьлек элеккеге хатыны СНТ территориясендә очрашкан, алар арасында ызгыш башланган, ир-ат аңа йодрык белән суккан, шуннаң соң буып үтергән. Ир-ат аның гәүдәсен бакчага күмгән.

Хатын-кызның туганнары аның югалуы турында полициягә хәбәр иткәннәр. Нәтиҗәдә мәетне 26 августта тапканнар. Суд ир-атны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109993/

Бәйле