Помидор үскән җирдә кыяр уңа…

Чәчү әйләнеше уңышны арттырамы?

Чәчү әйләнешен төгәл үтәгәндә, көзге уңыш та мул булачак, үсемлекләр дә авыруларга бирешмәячәк, туфракның уңдырышлылыгын да күтәрергә була.
Бәрәңгедән соң кәбестәнең һәр төре дә әйбәт үсә. Димәк, иртә һәм соң өлгерә торган кәбестә, кольраби һәм төсле кәбестәнең барлык төрләрен дә утыртырга була.
Кәбестәдән соң томатлар һәм кыяр әйбәт үсә.


Помидордан соң түтәлгә кыяр, кабак, ташкабак утыртырга кирәк.


Моңа кадәр кыяр үскән түтәлдә баклажан, борыч һәм помидор утырту яхшы.


Башлы суган фасоль, борчак, шалканнан соң әйбәт үсә.


Ә менә башлы суган артынан кишер утыртканда, аның мул уңышына, авыруларга бирешмәвенә өмет итәргә була.


Кызыл чөгендер борыч үскән җирне үз итәчәк.


Редисны сарымсак, кишер, чөгендер рәтләре арасына утырту ике яшелчә өчен дә файдалы булмакчы.


Җиләк түтәлләре тирәли яшел суган, борчак утыртырга киңәш ителә.

— Иң мөһиме, яшелчәләрне 3 – 4 ел дәвамында кире үскән урынына утыртмый торырга кирәк, — дип киңәш бирә Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгечләре.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-28/pomidor-sk-n-ird-kyyar-u-a-3239247

Бәйле