Татарстанда бер ир-ат лимонад эчәм дип агу йоткан

-- Лейла

Күңелсез хәл Мамадыш районында, бакчада килеп чыккан.

Мамадыш районында яшәүче бер ир-ат, лимонад белән бутап, агу эчкән. Бу хәл май бәйрәмнәрендә булган. Ир-атны коткарганнар, ләкин ул әле авыр хәлдә кала, дип яза Мамадышның «Нократ» газетасы хәбәрчеләре.

Ир-атның, бакчада эшләгәндә, эчәсе килгән. Тәмле су эчкәндә шешәләрне бутап, ялгыш бакча эшкәртү өчен кулланыла торган сыекчаны эчкән.

Ир-атны хастаханәгә салганнар. Хәзер ул реанимациядә ята, аның хәлен бик катлаулы дип билгелиләр. Әлеге очракны полиция үз күзәтүе астына алган.

ТНВ

Бәйле