Майда кемнәрне байлык көтә?

Бар андыйлар, дип ышандыра астрологлар.  

Йолдызнамәнең бер билгесенең көчен яңа һәм гадәти булмаган өлкәдә сынап карыйсы килү теләге туар. Бу гамәл зур гына керем дә китерер. Май — яңалыклар, үзгәрешләр һәм чәчәк ату чоры булачак снең өчен, Бизмән дус.

Икенче берәүнең дә чыгымнары кимер, керемнәре артыр. Моның өчен үзгәрешләрдән генә курыкмаска һәм яңа баскычка тәвәккәл атларга кирәк. Шик-шөбһәләрне калдырып, хыялларны тормышка ашырыр вакыт җитте, Чаян дус. Баеп киткәч, башкаларга да ярдәм итәргә онытма.

Көн-төн эшлим, ә акча су кебек ага да бетә, дип баш ватучы билгегә йолдызлар уйланырга куша — сез үз максатларыгызны тормышка ашырасызмы соң әллә сездән нәрсә көтәләр, шуны гына башкарырга омтыласызмы? Йолдызлар майда тормышны яхшы якка үзгәртер өчен тәвәккәл адымнар ясарга киңәш итә. Күңелеңә якын эшкә игътибарыңны юнәлт, идеаль тормыш синең өчен бик якында инде, Арыслан дус.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-05-02/mayda-kemn-rne-baylyk-k-t-3241731

Бәйле