Танылган язучы утырган автомобильне шартлатканнар

Танылган язучы һәм сәясәтче Захар Прилепинның машинасын Түбән Новгород өлкәсендәге трассада шартлатканнар, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Прилепин исән, ләкин каты яраланган, аның машина йөртүчесе һәлак булган.

«Прилепин Түбән Новгородка гаиләсе янына юл тоткан. Шартлату җайланмасы Audi Q7 машинасы астында булырга мөмкин. Ашыгыч хезмәтләр урында эшлиләр», — дип хәбәр итә SHOT.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/111839/

Бәйле