Әнвәр Нургалиев гаиләсендә күтәрә алмаслык кайгы [видео]

-- Лейла

9 майда төнлә автомобиль һәлакәтенә эләгеп, популяр җырчы Әнвәр Нургалиевның апасының кызы, яраткан туганы, танылган блогер Диана Сәфәрова һәлак булган.

Блогер Гүзәл Хөснетдинова хәбәр итүенчә, аның юлын «кискән»нәр, Диана баганага килеп бәрелгән.

Диана 9 майга авылга кайта торган булган. Әнвәр Нургалиев: «Туганым, кайтма», — дигән идем бит дип язып, бергә төшкән соңгы фотосы куйган.

– Лилия сеңлем һәлак булгач та, Диана белән аралашып тордык! Иң авыры — балаларына әйтү… Алар бит әни кайда дип сораячак… Туганнарының тирән кайгысын уртаклашам… — дип яза Гүзәл Хөснетдинова.

Диана Рәшит кызының урыннары оҗмахта булсын.

Бәйле