Әле дә какы ашыйсызмы?

Балачакны хәтерләтүче үсемлек.

Дуслар, исегездәме, бәләкәй чакта какы ашый идек? Кайберсе бик тәмле була, ә кайсыберләре авызны яндырып та ала иде. Яшь сабаклары йомшак, сусыл аның. Ә менә бераз картайганнарын алсаң, чәйнисең дә чәйнисең. Шушы какыны күрү белән балачак искә төшә. Сезнең дә шулаймы? Бу үсемлек организим өчен дә файдалы икән.

— Югары кан басымын төшерә.
— Кан тамырларын ныгыта.
— Цингага каршы чара.
— Аскарида-суалчаннарын бетерә.
— Шикәр чире вакытында ашарга киңәш ителә.
— Азканлылыктан булыша.
— Атеросклероз, полиневрит вакытында файдалы һ.б.

Эх, хәзерге балалар мондый үсемлекне якын да китерми шул. Һәрхәлдә, бүген кулына какы тотып урамнан йөгерүче авыл балаларын да күргән юк. Кызганыч… Никадәр витаминнар белән баетылыр иде организмнары…

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-05-12/le-d-kaky-ashyysyzmy-3255269

Бәйле