Әлмәттә Сабан туе көне билгеле

-- Лейла

Быел Әлмәт шәһәрендә узарга тиешле Сабан туе 11 июньгә каралган. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте, дип яза «Әлмәт таңнары».

Республика җитәкчесе шулай ук ТР Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә әлеге срокларда бәйрәм чараларын оештыруны тәэмин итәргә кушты.

Узган ел шәһәрдә Сабантуй шулай ук 11 июньдә узган.

Искәртеп узабыз, Татарстанда Сабан туйларының кайчан узачагы билгеле. Бу хактагы карарны Рөстәм Миңнеханов имзалады.

ТНВ

Бәйле