Уникенче палата: иргә һәм чиргә түзеп яшәгән хатыннарның гыйбрәтле язмышы

Үз гомеремдә дүртенче тапкыр хастаханәгә эләктем… Иртәнге якта кабул итү бүлегендә утыра идем инде. Бераздан 12 нче палатага озатып та куйдылар. Тәүлек буе ятучы ике хатын-кыз янында мин өченчесе булдым.

Тәрәзә янындагысы Мөршидә апага 75 яшь, Казан карчыгы икән. Хәер, аны әле әби дип әйтеп булмый. Төз гәүдәле, йөгереп йөри. Укол һәм система алып кайтып китәсемне белгәч, сүгеп үк ташлады:

– Булнистә яту дип аталамы инде бу? Үзеңне карарга кирәк. Авыру хатын берәүгә дә кирәкми. Авырсаң, балалар да яратмый. Гомерем буе вакытында дәваландым. Тормыш куган буласыз, кайсыгыз тоткан соң аны?!

Икенче караваттагысы – рус милләтеннән. Борчылудан авырый башлаган. Табиблар диагноз куя алмый интегә икән. Көчле дарулар белән генә яшим, ди.

– Ирем хыянәт итте. Шуны белгәч, томан эчендәге кебек яшим. Шундый сәер хисләр. Психотерапевтта булдым, башым дөрес минем. Әле бит 50 яшь тә юк. Кече кызым техникумда укый, олысы кияүдә инде. Өч ай эшлим дә бер ай дәваланам. Күренмәгән табиб калмады, нинди генә профессорлар карамады. Төгәл диагнозны әйтүче юк. Әмма гомерлек чир икәнен яшермиләр. Шуңа күрә, бүгенге көн белән яшим, – ди ул.

Бик ярдәмчел үзе. Хастаханәдәге тәртипләрне аңлатып бирде. Кайчан карама уйга баткан. Ирен сагынып яши икән.

Өченче көнне палатага Настяны керттеләр. Ут хатын! Тавышы көчле, бөтен кеше белән дә уртак телне тиз тапты.  Казанныкы, моңарчы башка хастаханәдә яткан. Белмәгән табибы юк. Моннан 10 ел элек, 43 яшендә авырый башлаган. Улын өйләндергән көнне машинада барганда, кинәт кулы икенче якка борылып куйган. Башта аптырашканнар инде. Кулы чыкты дип салкын әйбер дә куйганнар. Бераздан кул җайланып китсә дә, чир бетмәгән. Настя да калтырый торганга әйләнеп калган.

– Биш ел инде эшли дә алмыйм, инвалидлык та бирмиләр. Миндәге авыру белән тиеш түгел, диләр. Ничек яшәргә соң? Ай саен кыйммәтле дарулар эчәм. 20–30 мең сум китәдер. Әле ярый ирем эшли. Заманында 4 катлы йорт төзегән идек. Ике малай үстереп, берсе дә безнең белән калмады. Авыргач, беренче каттан өскәрәк күтәрелгәнем юк. Быел сатарбыз, дибез. Безгә бер бүлмәле фатир да җитә, – ди ул.

Бүлмәгә бишенче апаны салдылар. Районнан килгән. Аягына баса алмый, көчкә йөри. Гаеп – умырткалыкта, дигәннәр. Гөлчәчәк – күпне күргән татар хатыны. 34 ел яшәгәннән соң, кул күтәрүенә чыдый алмагач, иреннән аерылган. Олы кызы килеп, әнисен үз янына алып киткән.

– Татар гаиләсендә үскән кеше бит мин. Авылдашыма кияүгә чыктым. Кая ул кире кайту! Безнең заманда түзәсе иде. Эчкәненә дә, сукканына да. Өйдә тыныч кына йоклаганымны хәтерләмим дә мин. Гомерем буе кешедә кундым. Өч бала таптым, аерылып китәрмен дип уйламадым да, – ди ул. – Дүртебезне дә кыйнады. Кызым белән кияү килеп алган көнне беренче мәртәбә изрәп йоклаганмын. Иртән кызым яныма керде дә: «Әни, йоклый алдыңмы? Кияүгә чыкканнан бирле, төннәр буе синең исәнлегеңне теләп яттым», – ди. Кыйнаса да, үзләрен какса да, балалар әтиләрен дошман күреп үсмәде. Холкы шундый, үпкәләмәгез, дип өйрәттем. Күпме генә ялынса да, кире кайтмадым, ул да өйләнмәде.

Гөлчәчәк апаның сызланмаган җире юк. Умыртка баганасына зыян килгән. Мин чыгып киткәндә, аягына басты ул. Әкренләп йөри башлады.

– Гомер тиз узды. Үзем өчен яшәмәдем дә инде мин. Үткәннәрне искә төшерсәм, үкереп елыйсы килә. Никләр балам белән чыгып китмәгәнмен, дип үкенгән чакларым күп булды, – ди ул. –  Кыйнауга, рәнҗетүгә түзеп яшәмә икән. Мин дә бит берәүләрнең газиз баласы идем. Үз улларым кул күтәрү түгел, хатыннарына авыр сүз дә әйтмиләр. Күреп үсте алар. Гаиләне саклыйм дип, үзеңне сакламыйча яшәргә ярамый икән! Соң аңладым, әмма шуңа да сөенәм әле.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/112714/

Бәйле