«Ир белән тормыш кызыкмыни ул?..»

«Кияүгә чыкмыйча да рәхәт яшәп була».

«Моннан берничә ел элек язмыш мине өйләнгән ир белән таныштырды. Аның белән гомеремдә татымаган хистойгыларны кичердем, бик күп тәҗрибә алдым. Ул мине күкнең җиденче катына алып менде.
Сөйгәнем һәрвакыт миңа яхшы мөнәсәбәттә булды. Хатыны турында беркайчан да сөйләмәде, ул темага, гомумән, сөйләшмәдек. Хәер, мин аның аерылуын теләмәдем дә, миңа шулай качып-посып очрашу рәхәт иде. Ир белән тормыш кызыкмени ул? Яши-яши көндәлек тормышка әверелә, савыт-саба шалтырый башлый. Ә монда көн дә бәйрәм. Без көн саен очрашып мәхәббәт белән шөгыльләнә идек. Һәм тора-бара мин аңа гашыйк булдым.
Тик бер ел элек ул үзгәрде, мине теләми башлады. Ни булганын аңлатмый. Бәлки башка сөяркәсе бардыр? Ә бит мин аны шундый яратам. Аннан башка бер генә көн дә яши алмыйм», — дигән хат килде.

Тормыш үзгәрә, әлбәттә. Әмма үзебезнең татар кызларының гаиләгә шундый җиңел карашта булуын күңел кабул итми әле… Алай дисәң, дөнья белән шулай булганны, алар гына читтә кала алмыйдыр инде… Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-05-18/ir-bel-n-tormysh-kyzykmyni-ul-3263585

Бәйле