Май ахырында кемнәргә бәхет елмаер?

Йолдызнамәнең дүрт билгесенә, дип ышандыра астрологлар.  

Игезәкләргә көтелмәгән мөмкинлекләр ачылыр. Бу аларның тормышына зур үзгәрешләр алып килер. Үз көчләренә ышансалар, таулар күчерә алырлар!

Кысла — перфекционист, ул барлык нәрсәнең дә аныңча килеп чыкканын тели. Ләкин һәрнәрсәне даими контрольдә тоту күп көчне ала. Май ахырында дилбегәне бераз бушатып, эшләрне “ирекле йөзүгә” җибәрергә дә була, ди өстәгеләр. Тылсымлы хәлләр башланачак…

Укчы һич тә борчылмасын, уңышсызлык дип уйлаган вакыйгасы аңа көтелмәгән күңелле сюрприз китерәчәк. Ул кайбер ялгышуларның бәхеткә генә икәнен аңлаячак. Көткән көннәр кайвакыт урау юллар белән дә килергә мөмкин бит.

Кәҗәмөгезгә бераз туктап хәл алырга һәм үзенә куйган таләпләр турында уйланырга кирәк. Тормышны тәртипкә китереп, нәрсәнең комачаулаганын аңлау мөһим. Уңыш килми калмаячак!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-05-19/may-ahyrynda-kemn-rg-b-het-elmaer-3264736

Бәйле