Катык нәрсәдән файдалы?

“1,5-3 ай буена бер стакан катыкка бер аш кашыгы үсемлек мае салып эчсәгез, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәваларсыз.

Мондый катнашма эчү артерияләр һәм аортаны атеросклероздан дәваларга булыша. Аксым, май, органик кислоталар, минераль матдәләр һәм төрле витаминнарга бай катыкның яман шеш авыруына каршы тәэсирен дә ачыклаган япон галимнәре.

Алай гына да түгел, катык яшь калырга да, ябыгырга да ярдәм итә, иммунитетны да ныгыта. Чөнки ул ашкайнатуны яхшырта, эчәкләрне тазарта, дисбактериозга каршы көрәшә.
Өстәвенә организмдагы артык суны чыгара һәм шешенүдән саклый, кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә. Бөерләрдә таш барлыкка килүдән дә саклый катык.

Аны яшелчә-җимеш, җиләкләр, яшел тәмләткечләр белән бергә кулланганда, ябыгу барышы тагын да тизрәк булыр. Катыктан төрле коктейльләр, десертлар ясарга мөмкин, салатларга кушарга була. Кич белән үзен генә дә эчәргә мөмкин.

Катыкны даими куллану сөякләрне ныгыта, нерв системасын тынычландыра.

Ләкин истә тотыгыз: көненә ике стаканнан да артык катык ашарга ярамый”, — дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-05-18/katyk-n-rs-d-n-faydaly-3262867

Бәйле