Бөтенроссия Сабан туе быел кайсы төбәктә узачак?

-- Лейла

XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелү даталары билгеле! Быел илкүләм авылларның сабан бәйрәме 26 һәм 27 майда Әстерхан өлкәсендә узачак. Күңел ачу программасы бүген төбәкнең хакимият органнары порталында пәйда булды.

Ике көн дәвамында бәйрәм кунакларына бай программа әзерләнгән. Күңел ачу 26 май — Нариман районының Каңга авылында башланып китәчәк. Анда узачак концертта Татарстанның танылган иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.

Ә инде милли рухта бәйрәм 27 майда җәелеп китәчәк. Бу көнне Идел буе районының Җәмәле авылында Сабан туеның бөтен йолалары үтәләчәк: көрәш, ат чабышы, Россия халыкларының милли тәм-томнары, капчык киеп йөгерү, аркан тарту.

Әстерхандагы Сабан туенда Кукмара районының махсус мәйданчыгы да урын алачак.

ТНВ

Бәйле