Җырчы балалары белән Дубайда ял итә. Илмира Нәгыймова ялыннан матур фотолар белән уртаклаша, әмма купальниктан төшкән фотоларын куюны күп кеше аңламаган.
– Нәрсә дип әйтәсем килә…ни генә язмадылар инде, фото куйган саен гәеп табалар, нәрсәгә бәйләнергә белмиләр…
Балаларым белән куйган фотога да шок комментарийлар, ләкин нишләтим соң инде һәр кеше үзенең турында яза, бәхетсезлектән язадыр.
Русча әйтмешли, «В большинстве люди, которые судят вас, имеют больше проблем, чем вы сами”. Ә мин Аллага шөкер, ни генә язсагыз да бик бәхетле, тьфу-тьфу.
Сезгә ярарга да тырышмыйм,тырышмаячакмын да…нинди бар шундый мин.
Сезнең дә бәхетле булуыгызны телим. ИншаАллаһ! – дип яза җырчы.