Tele2 Татарстанда кәрәзле телефон интернетын 5G дәрәҗәсенә җиткерә

-- Лейла

Tele2 Татарстанда 4G Turbo опциясен кертә. Аны тоташтыргач, кулланучылар интернет тизлеген 50% арттыра алачаклар.

4G Turbo опциясе белән клиентларның интернет тизлеге 50 % тизрәк булачак. Мондый тизлекне 5G элемтә тизлеге белән чагыштырырга мөмкин. Яңа опция Premium тарифында бушка каралган, башка кулланучыларга –аена 150 сум. Әлеге опцияне кулланып карар өчен, абонентларга 1 ай бушка чагыштыру мөмкинлеге бирелә.

Tele2 үсеше буенча директор Андрей Борзов:

Интеллектуаль система нәтиҗәсендә интернет кызурак эшлиячәк. Максималь тизлекле интернет уен яратучылар, видеоконференциядә катнашучылар яки интернет таратучылар өчен файдалы булачак!

–Без максималь тизлекле интернет кулланучылар турында кайгыртабыз. Кәрәзле телефон интернетыннан файдаланучылар көннән-көн арта: абонентлар төрле элемтә чаралары ярдәмендә аралашалар, видеолар карыйлар һәм башка интернет мөмкинлекләрен сыныйлар. Тизлек–алар өчен мөһим. Шуңа күрә без кулай тәкъдимнәр уйлап чыгарабыз. Яңа опция 5G элемтә тизлеге кебек булачак.

Тулырак – tele2.ru сайтында.

Бәйле