Иске йорт

Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде.

Үз гомерен яшәгән, урам якны ямьсезләп кенә торган иске йортның бервакыт сүтеләсен Гайшә карчык акылы белән аңласа да, күңеле белән һич кенә дә кабул итәргә теләмәде. Шушы бәләкәй генә йортка ул, егерме бер яшьлек сылукай, килен булып төште. Бианасы Гөлсем карчык Гайшәне үз баласы кебек кабул итте. Килешеп, чөкердәшеп, бер түбә астында тату гомер иттеләр. Ире Сабир белән уллары Рәис, кызлары Әлфияне яратып үстерделәр. Күңелләре киң булгач, үзләре дә, килгән кунак та сыйды шушы кечкенә генә өйгә. Кергән күрше-күләнгә якты йөз күрсәтеп, түргә утыртып, чәй эчермичә чыгармадылар. Бәйләнде шул Гайшә бу йортка, җан-йөрәге белән ныклап бәйләнде. Гомеренең иң бәхетле еллары шушы йортта үтте аның. Сабир белән яңа, иркен, якты йорт салып керергә хыялланмадылар түгел алар. Яшәп яткан йортлары әле торырлык булса да, Сабирның атасы салган такта түбәле йорт инде искергән иде. Башта бура сатып алып, аннан берничә ел өй салырлык материалларын, кирәк-ярагын җитәрлек туплагач, Гайшә белән Сабир инде аякка баскан балалары ярдәме белән шартлап торган нарат бүрәнәләреннән җиде тәрәзәле, шифер түбәле, зур, матур, иркен яңа йорт салдылар. Яңа өйгә инде күченәбез дигәндә генә, Сабир кинәт кенә йөрәк чиреннән вафат булды. Гайшә ышанычлы тормыш терәген, сөйгән ирен югалту кайгысын бик авыр кичерде. Күзенә ак дөнья күренмәде. Яңа йорт шатлыгы да әллә кайда чигенде. Сабиры белән тырышып-тырмашып төзегән яңа йортта рәхәтләнеп яши алмый калуларының гомерлек ачы үкенече калды. Суга төшкәндәй югалган Сабирын эзләгәндәй, Гайшә бер керде бергә гомер иткән иске йортларына, бер чыкты, бер керде, бер чыкты. Сабиры шул йортта калган кебек тоелды аңа…

Соңгы кайтканда Рәис, әнисеннән сүтеләсе йорт турында ныклап сорады. Гайшә карчык уйларыннан арынмыйча гына, күзләрен бер ноктадан алмыйча гына җавап бирде: “Улым, ничек кирәк саныйсың, шулай эшлә инде. Теләсәң сүт. Син хуҗа монда хәзер. Миңа күпме калган инде…” Әнисенең җавабы Рәискә бик ошап бетмәсә дә, ул иртәгә иртүк улы Ринат белән иске йортны сүтә башларга карар кылды. Күпме тотарга була иске өйне урам ямьсезләп? Күпме сузарга була бу эшне? Эшләнәсе эшнең эшләнүе хәерле. Әни, әлбәттә, жәл инде. Бар гомере шунда үткән. Әти шул йорттан дөньядан китте. Ярар, онытыр әле әкренләп…

Гайшә әби улы белән оныгына кичен ашарга әзерләде дә, гадәттәгечә, иске өй ягына юнәлде. Менә яңгырлардан, вакыт җилләреннән караеп беткән, чери башлаган, казаклары кубып, селкенеп торган болдыр такталары. Шул болдырда Сабиры белән бер-берсенә сыенып, йолдызлы төннәрдә күпме хыялландылар алар, күпме серләштеләр, күпме сөйләштеләр. Сабир, берәр йолдызга бармагы белән күрсәтеп, Гайшәгә: «Әнә шул йолдызны күрәсеңме?», — дип сорый иде. «Күрәм». «Йолдызлар да безне күрә», — дия иде хыялый Сабир.

Гайшә карчык, күңеленнән ташкан хәтирәләреннән авыр көрсенеп, иске йортның эченә үтте. Менә, ишектән кергәч тә, үзе ясаган агач чөйдә Сабирының эш киемнәре эленеп тора. Шуларны башка җиргә алып куярга Гайшәнең кулы бармады шул. Әйтерсең дә, бер минутка гына ишек алдына чыгып киткән Сабиры…

Икесенең мәхәббәт бишекләре – сиртмәле караватны да яңа йортка күчермәде Гайшә. Килә дә ята ул шушы караватка бик сагынганда Сабирын.

Гайшә карчык карават өстендәге түшәмдә эленеп торган бишек боҗрасына карап торды. Шул тал бишектә башта Рәисен тибрәтеп үстерде. Аннан Әлфиясен… И, гомерләр! Кичә генә бишектә елап яткан Рәисенең улына инде уналты тула. Төпле акыллы Әлфиясе генә һаман тормышка чыкмады. Ул турыда әнисе сүз чыгарса, Әлфия: «Әти кебекне тапсам, чыгармын», — дип ярым шаяртып җавап бирә иде. Кая инде ул әтиең кебекне табу!

Менә бу почмакта Гайшәнең бианасы Гөлсем карчыкның караваты тора иде. Сигез ел бергә, бер савыттан ашап-эчеп, бар авырлыкны бергә күтәреп яшәгән гади авыл карчыгының акыл-зиһене, сабырлыгына Гайшә шак ката иде. Соңгы сулышын да шушы өйдә, үз урынында алды. “Бәхиллегемне бирәм, балам. Бик рәхмәтлемен сиңа”, — диде ул Гайшәгә, күзен йомганда.

Йортның һәр бүрәнәсе шул хәтле таныш Гайшә карчыкка, шул хәтле якын. Шушы агач диварлар салкында җылытты аларны, эсседә җиләслек бирде, кар-яңгырдан саклады. Сабир белән кайда гына бармасыннар, и сагынып кайталар иде үзләренең шушы гади генә куышларын.

Балаларын үлеп яраткан Сабирының кызыклы бер гадәте бар иде. Һәр туган көнне улын булсынмы, кызын булсынмы, кулларын җәйдереп диварга терәп бастыра. «Менә канатың нинди киңлектә быел» дип, бармаклары тигән урынын диварга билгеләп куя. Аннан аларның буен үлчәп диварга яза. Һәр ел саен «канатлар» үсә барып, буйлары арта барып, шулай кошчыклары беркөн туган оядан очып та киттеләр…

Гайшә карчык улы белән кызы диварда еллар буе калдырган эзләрне калтыранган куллары белән тагын бер кат капшап чыкты. Балакайларым…

Өйнең дүрттән бер өлешен диярлек алып торган зур мичкә Гайшә карчык олы хөрмәт белән карап торды. Бу мичтә Гайшә гайләсенә ниләр генә пешермәде. Ипиен дә салды, бәлешен дә пешерде, коймак-кыстыбыен да пешерде. Рәхмәт сиңа, мичкәй…

Акшарлаган мич янындагы почмакта алар икәү утырып чәй эчәргә яраттылар. Монда шундый җайлы урын, ишек алды уч төбендә кебек ачык күренә. Сабиры Гайшәсенең ишек алдында мәш килеп эшләп йөргәнен карап торырга ярата иде. Әле булса, Гайшә карчыкка шушы тәрәзәдән Сабиры карап торган сыман тоела…

Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә. Шушы газиз почмак та булмаса, кайда бәрелер дә, кайда сугылыр Гайшә карчык зур өйдә бер үзе? Яңа өй бер дә начар түгел. Анда бик рәхәт, бик җайлы. Рәисе аның эчен заманча корып бетерде. Тик анда буш шул бик. Анда Гайшә карчык ялгыз шул бик…

Гайшә әби караңгы төшә башлагач кына яңа йортка кереп йокларга ятты. Күзләрен йокы алмады да инде, дөресен генә әйткәндә. Моңсу уйларына бирелеп, уйланды да, уйланды Гайшә карчык. Әйтерсең дә, үткән гомерен сызып ташларга җыеналар. Әйтерсең дә, ул гомере белән саубуллаша… Аңламыйлар шул аны яшьләр, аңламыйлар… Шулай, ачы күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына яткач, таң алдыннан гына йокыга китте Гайшә карчык.

Иртән ул ишек алдыннан шак-шок килгән тавышларга уянып китте. «Сүтә дә башлаганнар…» үпкә катыш уйлады ул. Ятып буламы соң мондый чакта тыныч кына?! Аяклары аны үзләреннән үзләре иске йортка алып чыкты. Тик, иске йортны сүтәргә дип кайткан Рәис… йортның кыйшайган ишеген төзәтеп ята, ә улы Ринат болдыр такталарын ныгытып ята иде. Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: «Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни», — дип әйтеп салды. Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: «Рәхмәт, балалар…», — дип пышылдадылар…

чыганак: http://kazanutlary.ru/news/hikaya/yaratyp-kity-khikya

Бәйле