Кайнап торган самовар, балчыктан чүлмәк ясау: “Адымнар” мәктәбе Сабан туе нәрсә белән истә калды?! [видео]

-- Лейла

30 май Казанда “Адымнар” күптелле мәктәбендә (Бондаренко урамындагысы) милли бәйрәмебез Сабантуй самоварлар кайнатып матур узды.

Агач төтене исләре ул тирәдә булганнарның киемнәрендә сакланып, бәйрәмне искә төшереп торыр.

Балаларга Сабантуе ошады, уеннарда актив катнаштылар, бүләк алырга теләүчеләр буш кул белән калмады. Оештыручылар төрле яклап кызыклы итәргә тырышканнар; төп сәхнә, тәм-томнар өстәле, иҗади өстәлләр, милли уеннар төрле урыннарда гөрләде, татар эстрадасының танылган артистларын да чакырганнар иде.

Махсус кунак — халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова иде, шулай ук билгеле җырчылар Илгиз Шәйхразиев белән Алия Исрафилова да чыгыш ясады.

Әмма гадәттәгечә җырчылар түгел, ә “Адымнар” мәктәбе укучылары, әти-әниләр чараның төп кунаклары иде, аларның активлыгы бәйрәмне ямьле итте.

Мәктәп директоры Айдар әфәнде Шәмсетдинов үзе дә анда иде, ул да гадәти ата-аналар кебек кечкенә кызын Сабантуй уеннарында катнашканын күзәтеп, аталарча бәйрәм итеп йөрде.

Бәйле