Tele2 Татарстан халкына тагын биш дүшәмбе рәттән бүләкләр өләшә

-- Лейла

Тele2 Татарстанда абонентлар арасындагы иң яраткан акцияне кабаттан яңартты. Һәр дүшәмбедә компания клиентлары ташламалар һәм бүләкләр ала. Ә алар, әлбәттә, эш атнасы башында бик тә файдалы булачак һәм аны тагын да җиңелрәк һәм күңеллерәк итәргә ярдәм булачак. Әлеге акция икенче ел рәттән барлык төбәкләрдә дә уздырыла.

Теле2 атнаның иң авыр көнендә үз абонентларына булыша һәм файдалы бүләкләр җыелмасын тәкъдим итә. Клиентлар үзләренә нәрсә кирәклеген сайлый алачак. Tele2 кулланучылары каһвә, туңдырма ала, театрга, концертларга, таксида йөрергә ташламалар, шулай ук онлайн-курсларга, фильмнар һәм китаплар каталогларына керү мөмкинлегеннән файдалана ала. Быелгы проектның партнерлары: «Вкусно – и точка», Kassir.ru, «Ситимобил», Wink, «Литрес», Skyeng һәм башка компанияләр.

Һәр дүшәмбе Tele2 абонентларына 13 бүләк арасыннан 3сен сайлап алырга туры киләчәк: «Вкусно – и точка» кафесында капучино яки туңдырма алу, Kassir.ru сайтында 30% ташлоама белән билет сатып алу мөмкинлеге, шулай ук Lamoda онлайн-кибетендә киемнәр сатып алуга 15% ташлама алу. Моннан тыш, дүшәмбе көннәрендә Tele2 кибетләрендә теләгән смартфонны 30% ташлама белән сатып алырга мөмкинчелек булдырылачак.

Бер атнага азык-төлек сатып алырга өлгермәгән һәркем исә «Лента» гипермакетындагы сатып алуларга 15% ташламадан файдалана ала (1500 сумнан башлап). Кибеткә вакыт сарыф итәргә теләмәсәгез, «Пятерочка» кибетләренең китереп бирү сервисыннан куллана аласыз. 2000 сумнан башлап әйбер сатып алсагыз, сезгә 25% ташлама биреләчәк. Бушаган вакытта исә китап укырга була: Tele2 абонентларына дүрт китап җыелмасы һәм «Литрес» сервисында булган барлык әдәбиятка 25% ташлама бирелә.

Tele2 абонентлары «Ситимобил» онлайн-сервисының мобиль кушымтасында таксига заказ биргәндә Эконом һәм Комфорт тарифлары буенча сәяхәткә 15% ташламадан да куллана ала. Такси – үз вакытын һәм үзенең комфортын кадерләүчеләр өчен оптималь шәһәр транспорты. Әлеге транспорт белән теләсәз-кайда җитешергә һәм юлда булганда актуаль сорауларны да хәл итеп була. Сүз уңаенда, машина йөртүчеләр Turbo кушымтасы аша «Газпромнефть» ягулыгына 10% ташламадан да файдаланачак. 3 июльгә кадәр һәр дүшәмбе сез бу акциядән куллана һәм үзегез теләгән бүләкне ала алачаксыз.

Һәр дүшәмбедә бүләкләрне операторның барлык клиентлары «Минем Tele2» кушымтасында ала ала. Дүшәмбе көнне партнерларның кодын куллану мөһим санала. Тәкъдимнәрнең тулы исемлеге белән ponedelniki.tele2.ru сайтында таныша аласыз.

«Дүшәмбе» акциясе беренче тапкыр биш ел элек Мәскәүдә уздырылды һәм шунда ук клиентлар арасында популярлык казанды, хәзер исә проект барлык Tele2 төбәкләрен колачлап алды.

Бәйле