«Караватны күргәч, аңладым: хатын миңа хыянәт итә…»

«Көнләгәнем өчен аерылышыр чиккә җитте ул…»

«Хатыным белән яхшы гына яшибез. Ике бала үстерәбез. Әмма беркөн безнең гаиләгә әллә нәрсә булды. Йокы бүлмәсенә кереп, урын җәяргә генә уйлаган идем — караватта әллә нинди йон… Карыйм — кыска, каты йон… Ир-егетнеке икәне аңлашыла… Баштагы чәчкә дә охшамаган… Япманы идәнгә кактым да урын җәеп йокларга яттым. Берничә көннән бу хәл тагын кабатланды. Аннары тагын… Минем инде күңелдә бер шик тә калмады — хатын миңа хыянәт итә!

Инде нишләргә? Сорашып карыйм, бернәрсә дә сөйләми. Бер көнне ул йоклаганда телефонын ачып тикшердем. Бернәрсә дә табылмады. Ә теге йоннар безнең караватта шулай табыла торды. «Әгәр дә берәр кеше тапсаң — аерылышыйк. Мин сине бәйләп тотмыйм», — дип, өйдән куып чыгарырга да тырыштым әле. Бу, елап-елап, миңа хыянәт итмәве турында ант итә.

Күңелгә бер шик кергәч, тынычланып буламы соң? Берниичә тапкыр эштән иртәрәк кайтып китеп, көтмәгәндә кайтып кердем. Хатын аш-су бүлмәсендә ашарга әзерләп йөргән, я балалар белән була. Әти-әни авылда яши. Ике тапкыр алар янына кунарга, дип кайтып киттем дә, төнлә кайтып кердем. Карасам, хатын бүлмәдә берүзе тыныч кына йоклап ята.

Инде бер көнне ул үзе миңа аерылышырга тәкъдим итте. Сәбәбе — минем чамадан тыш көнчеллек. Аңлыйм, аны да, үземне дә җәфалыйм. Әмма теге йоннар һаман караватта табыла бит!

Бер көнне, ниһаять, барысы да ачыкланды. Безнең карават тәрәзә буенда урнашкан. Тәрәзәләргә москит челтәре куйган идек. Хатын яздан башлап тәрәзәләрне ачып йоклый. Бездән бер кат өстә яшәүче хатынның былтыр баласы туды. Ул ир-егетләр парикмахеры булып эшли иде. Хәзер клиентларын өйдә кабул итә башлаган икән. Күптән түгел махсус курслар да тәмамлаган… сакал кыру буенча. Кыскасы, ул хәзер ир-егетләрнең чәчен генә кисми, ә сакал-мыекка да матур форма бирә икән.

Ниһаять, хәзер тынычландым. Аңлыйм, бу хәл кемгәдер көлке булыр, ләкин күңелгә шик бер керсә, тынычланып булмый икән ул».

Әлеген хәлне сөйләүче исемен күрсәтмәүне үтенде. Гаилә тормышында ниләр генә булмый шул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-06/karavatny-k-rg-ch-a-ladym-hatyn-mi-a-hyyan-t-it-3289334

Бәйле