Украина Россия территориясендә “пычрак бомба” белән террорчылык акты әзерләгән

Украина хәрби разведкасы Россиядә “пычрак бомба” белән террорчылык актын планлаштырган.

Махсус хезмәттә аңлатып үтелгәнчә, Иваново өлкәсендәге “Северный” аэродромында диверсия ясау омтылышын тикшерү барышында шушы план ачыкланган. Украина Оборона министрлыгының Баш разведка идарәсе биредә еракка очучы самолетларны шартлатырга ниятләгән.

“Аерым алганда, шартлатып, территорияне кешеләр яшәү өчен яраксызга әйләндерү өчен, таймерлар белән тәэмин ителгән “пычрак бомба”лар китерү һәм яшереп кую планнары эшләнгән булган”, – дип сөйләп үткәннәр Федераль иминлек хезмәтендә.

Моның өчен Украинаның баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов җиңел моторлы очкычлардан подразделение оештырган. Бу очкычлар Россия территориясендәге диверсантларны бомба-шартлаткычлар белән тәэмин итәргә, шулай ук ягулык һәм энергетика инфраструктурасы объектларына һөҗүм ясарга тиеш булган.

Ел башыннан бирле әлеге подразделение самолетлары Россия территориясенә биш тапкыр үтеп кергән. Алар Россиянең Украина белән чиктәш төбәкләрендә ягулык һәм энергетика комплексы объектларына зыян салган.

Федераль иминлек хезмәте хезмәткәрләре ике пилотны тоткарлаган. Берсе (Шиманский) Украина разведкасы җитәкчелегенең Россиягә кече атом-төш зарядларын кертү мөмкинлеген караулары турында сөйләгән. Икенчесе (Александр Морозов) үзенә Брянск өлкәсендә ягулык-майлау материаллары складына бомба ыргыту максаты куелганлыгын әйткән.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/114531/

Бәйле