9нчы сыйныф укучысы үзенә аткан…

Кая укырга керергә белмәгән үсмер моңа кадәр гаиләсе белән ачуланышкан булган.

Октябрьскийда яшәүче тугызынчы сыйныф укучысы әтисенең пистолетыннан иягенә аткан. Үсмер үзе канны туктата алган һәм ике көн пуля белән йөргән… Әти-әнисен кадакка егылдым, дип алдаган. Бары тик соңрак дәваханәгә алып килгәч кенә дөресен әйткән.

Ачыкланганча, әнисе, абыйсы бу көнне авылга кайтып киткән, ә әтисе вахтада булган. Моңа кадәр үсмер туганнары белән кая укырга керергә белмәгән өчен талашкан булган. Һәм шул вакытта күзенә пистолет ташлана да инде. Пуля малайның аңкау сөягендә эләгеп калган.

Хәзер полиция әлеге факт буенча тикшерү үткәрә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2023-06-05/9nchy-syynyf-ukuchysy-zen-atkan-3288084

Бәйле