Фердинанд Сәлахов: «Заманча дигән булып, татар җырын черетмәкче булалар»

-- Лейла

Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Фердинанд Сәлахов «Адымнар» тапшыруы кысаларында Илһам Шакиров репертуарыннан алынган җырларны башкаруга кагылышлы үз фикерен әйтте.

«Заманча дигән булып, татар җырын черетмәкче булалар! Бу бик борчый торган әйбер. Әлбәттә, һәр заман үз җырын, үз җырчысын тудыра, бернәрсә дә эшләп булмый. Шуңа күрә Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар җырлана, яшьләр аны конкурска килсә отар өчен җырлый, каядыр үзенең концертларында менә мин шундый җырлар да җырлый беләм дип, үзенең концерт статусын күтәрер өчен, менә җырлый алам бит мин дигән әйбер өчен аның репертуарыннан бер җыр җырлап куярга мөмкиннәр, ә гомумән алганда, зәвыксыз, затсыз җырлар бик күп», — дип белдерде җырчы.

ТНВ

Бәйле