Быел Казанда Сабан туе 4 урында узачак. Кайда?

-- Лейла

Быел Казанда Сабан туе 4 мәйданчыкта узачак. Бу хактагы мәгълүмат шәһәр мэриясенең рәсми кәгазьләр китабында чыкты.

Мәйданчыклар исемлеге:

⁃ Мирный бистәсендәге каенлык;

⁃ Дәрвишләр бистәсендәге каенлык;

⁃ Аккош күленең урман-парк зонасы;

⁃ «Казан» халыкара комплексы.

Әлеге мәйданчыкларда Сабан бәйрәме 24 июньдә гөрләячәк.

ТНВ

Бәйле