Гидрометеоүзәк кисәткәнчә, бүген кичен Казанда яшен һәм көчле җил көтелә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген кичен, шулай ук шимбә – 10 июньдә көндез һәм төнлә республика территориясе аша секундына 15-20 метр тизлектә җил, яшен булачак. Татарстан башкаласында төнлә һәм кичен һава торышы бозылачак.
Исегезгә төшерәбез: алдагы ял көннәрендә Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил фаразлаганнар.
Шимбә көнне республика аша салкын атмосфера фронты узачак – көндез +18…+23, төнлә нибары +6…+11 градус булачак. Якшәмбе көндез термометрның терекөмеш баганасы +15…+20 градуска, төнлә бөтенләй дә +4…+9 градуска кадәр төшәчәк.