Блогер Рәмзия Вәлиева: «Улымны ничә көн суда интектереп яткырганмын» [видео]

-- Лейла

Блогер күптән түгел генә улын югалтты. Үзенең нәрсәләр кичергәннәрен, улы вафаты алдыннан аны төшендә күргәннәрен язылучыларына сөйләде.

Рәмзия ханымның улын бер язылучысы шулай ук төшендә күргән. «Мине суда тоттылар, краннан су акты да акты» дип, сөйләгән ди улы. Рәмзия ханым моны үзенең күп елаганыннан күргән.

– Еламаска дип үземә сүз бирдем. Минем күземә карап торган оныкларым бар. Алар өчен яшәргә, тырышырга кирәк, — ди блогер.

Бәйле