«Һаман авызында соска»

Гөлназ Асаеваның кызыннан да гаеп табарлар икән.

Вилдан белән Гөлназ кызларын социаль челтәрләрдә даими күрсәтеп баралар. Бу юлы әтиләре кечкенә Динәне күтәреп сабан туе сарыгы янында төшкән. «Аю хәтле сарык, әстәгым», – дип язып куйганнар.

Халык сарыкны тикшергәннән соң, Динәгә күчкән.

«Динә һаман да соска имәме?» дип сораган берсе. Аны хуплап алганнар: «Картаеп бара бит инде. Һаман авызында соска! Инфекция чыганагы». «Прикус начар була диләр».

Аларга каршы төшүчеләр дә бар: «Кияүгә чыгарга вакыт бит инде, дип языгыз».  


«Һичшксез бер минус табып, комментарий бирергә кирәк». «Сарыкны төшергәннәр, ә баланы чәйни башладылар, имсен, соскасында ни эшегез бар?»

«Атасына охшаган кызлар бәхетле була диләр, шулай булсын. Ну безнең халык – берсе гаеп тапса, калганнары хупларга гына тора!» – дип нокта куйганнар.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-06-21/aman-avyzynda-soska-3307764

Бәйле