«Ирем аерылырга теләсә, шунда ук ризалык бирер идем…»
«Һәр гаиләдә кризис чорлары була. Кемдер ул чорны уза, ә кемдер аерылыша.
Минем очракта алай да, болай да булмады. Без бергә яшибез, әмма арада бернинди мәхәббәт тә юк, хисләр суынды. Бу турыда бер-беребезгә әйтергә генә куркабыз.
Менә шундый чорда мин аны очраттым. Ул да өйләнгән, нәкъ минем кебек үк хәлдә. Күрешәбез дә, сөйләшеп туя алмыйбыз. Ул мине аңлый, минем кеше, үз кешем. Бер еллап шулай очрашып, аралашып йөргәннән соң, кунакханәдә номер алырга булдык. Ул кичне мәңге онытмыйм. Ничек рәхәт булганын үзем дә аңлата алмыйм. Мондый очрашулар аннан соң да булды.
Тик бәхетле көннәр озакка бармады, хатыны барысын да белде, өйдә зур тавыш чыгарган. Шул көннән соң ул үзгәрде, кәефе китте. Ә бераздан сөйгәнем авырый башлады. Бик озак вакыт дәваханәдә ятты, янына мине китермәде. Смс аша гына аралаштык. Бер-беребезне сагындык, бер күрешүгә тилмердек. “Тиздән күрешәбез”, – диде. Сүзендә тормады, вафат булды. Еламаган көнем юк, шундый сагынам. Ул – соңгы һәм яраткан мәхәббәтем.
Ирем белән яшәвемне дәвам итәм, әмма ул барысын да сизәдер кебек. Аерылышыйк дисә, каршы килмәячәкмен. Мин иремне түгел, ә аны яратам…»
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-13/aman-yaratam-3298269