Туристлар арасында Петербург кебек Татарстан да популярлаша бара

-- Лейла

Tele2 big data геоаналитик платформасы ярдәмендә 2023 елның 5 аена туристик активлыкны анализлады. Туристларның яратып йөри торган урыннары рәтендә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Петербург һәм Татарстан бар. Туристларның төп максаты исә – классик туризм, эшлекле сәяхәтләр, туганнарга бару һәм дини-мәдәни объектларны карау. Гомумән алганда, туристлар трафигы күләме бер елга 7,7% ка арткан.

Data scientists Tele2 туристлык платформасының мөмкинлекләрен дә киңәйтте, әйтик, коробкалы геоаналитик чишелешкә туристларның төбәккә сәфәрләренең максатларын билгеләүче алгоритм да билгеләнгән. Сәфәрләрнең төп максатлары –классик туризмга, эшлекле сәфәрләргә, туганнарына барып кайтуга  яңалары да өстәлә. Хәзер Tele2 туристлык платформасы уку сәяхәтләрен, дини, дәвалау һәм спорт туризмын да кертә.

2023 елда иң күп йөргән 5 төбәкне Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе җитәкли. Алга таба Краснодар крае, Санкт-Петербург, аннары Татарстан бара. Мәскәү кунакларының 35% – классик туристлар. 22 проценты эшлекле сәфәрләргә, 17 проценты туганнарына, 10 проценты белем бирү, 8 проценты дәвалау-сәламәтләндерү сәфәрләренә килә. Кайдадыр баруның уртача вакыты 3 көн тәшкил итә. Шул ук вакытта төбәктә иң озак вакыт самолетта килүчеләр үткәрә, бу 4,7 тәүлек. Бу транспорт төрен төбәккә килгәннәрнең 7% сайлый. 55% машинада килә һәм Мәскәүдә 2,1 тәүлек үткәрә. Поездда килүчеләрнең 38% килә, алар башкалада 2,5 тәүлек тора.

Аналитиклар Татарстанны сайлаган туристларның портретын да ясаган. Кунакларның 52% истәлекле урыннар, мәдәният һәм ашханә белән танышу өчен килә, ягъни классик туризм өчен. Ә нигездә бу – Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Владимир, Удмуртия һәм Башкортстан халкы. Эшлекле сәфәрләргә килүчеләрнең 17% тәшкил итә. Дини-агарту максатларында 12% кеше килә. Төбәктә иң озак вакытны уздыручылар – авиатранспорт белән килүчеләр, бу 3,7 тәүлек. Мондый кунаклар 8 процентны тәшкил итә. 31% очракта төбәк кунаклары поездны сайлый һәм Татарстанда 2,2 тәүлеккә кала. Килүчеләрнең 61% машинада килә һәм биредә 1,7 тәүлек үткәрә. Татарстанда иң күп йөри торган истәлекле урын – Казан Кремле, биредә ел саен трафик 1,5 тапкырга артып, 3,5 мең ГБтан да артып китте. Аннан соң популяр урыннар арасында – Болгар музей-тыюлыгы, Алабугадагы шайтан шәһәрчеге һәм Казан урамы, шулай ук Зөя утрау-шәһәре. Төбәк кунаклары өчен кызыклы урыннар арасында шулай ук Зәңгәр күлләр һәм Минзәлә Яр буе да бар.

Татарстанлылар үзләре Мәскәүгә барырга яраталар, аны сәяхәтчеләрнең 20 проценты сайлаган, күрше төбәкләр арасында – Чувашия (18 процент), Самара өлкәсе (15 процент) һәм Удмуртия (14,5 процент). Республика халкы өчен кызыклы төбәкләр арасында шулай ук Башкортстан, Ульяновск һәм Свердловск өлкәләре кала бирә.

Бәйле