Илсөя Бәдретдинова могҗиза белән исән калган

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова сабый чакта могҗиза белән исән калган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә сөйләде.

«8 айдан 1 800 г авырлыкта ике үпкәмдә дә начар чир белән туганмын. Бик озак вакыт ясалма сулау аппаратында ятканмын. Әнигә кичтән ике табиб кереп: «Гөлсинә апа, син тынычлан, елама, кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый, суламаячак та, аппараттан өзәбез, син әкрен генә өеңә кайт, бүгеннән дә калмас кызың», – дип әйттеләр, дип сөйли иде. Балага спирт тиз сеңә дип, әни әтинең самогонын җылытып, шуңа төреп, юрган белән каплаган да урамга чыгып йөгергән. Әни: «6 сәгать буе өйгә керә алмадым. Бишегең яныңа утырып, кызым бәхил бул, очрашканчыга кадәр дип сөйләнә-сөйләнә юрганыңны ачсам, кычкырып ашарга сорап ятасың», — дип сөйләгән әнисе.

«Баштан ук нормально башланмаган инде», — ди Илсөя уенын-чынын бергә кушып.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/115938/

Бәйле