Кичә исә Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачуринаның туе гөрләячәк.
Яшьләр барлык документ эшләрен алдан бетергән: никахларын ЗАГСта кичә үк рәсмиләштергәннәр.
Кияү белән кәләш җитди эшләр белән йөргәндә маҗараларга да тарыган. Машиналарын юдырырга кертү сәбәпле, ЗАГСка көчкә-көчкә җитешкәннәр.
Ришатның сеңлесе Айгөлнең сторисларында кияү белән кәләшнең йөгерә-йөгерә ЗАГСка кергәннәре күренә.
Төхвәтуллиннарны гомерләрендәге иң матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Тормыш юлында да һәр нәрсәгә вакытында өлгерергә тырышыгыз!
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-24/rishat-bel-n-aliyane-kotlyybyz-3312503