Пенсиягә соңрак чыксам

– Пенсия яшенә җитеп киләм. Ләкин соңрак чыгарга исәплим. Ул вакытта пенсия күләме нык кына артачак, диләр. Шушы сүзләр дөреслеккә туры киләме икән?

– Пенсиягә тиешле вакыттан соң чыккан кешенең пенсия күләме пенсиягә киткән кешенең пенсиясеннән 30-40 процентка югарырак булачак. Ә лаеклы ялга чыгуны ун елга кичектереп торсаң, сумма ике тапкыр артачак, уртача бу 33-35 мең сум була.

Планлы индексацияләр турында да онытмыйк, алар да пенсиягә өстәләчәк. Киләчәк пенсия күләменә кеше эшләгән, хезмәт хакы алган һәм аның өчен эш бирүче тарафыннан страховка взнослары түләнгән вакыт кына түгел, ә страховка булмаган чорлар да тәэсир итә.

Алар өчен пенсия коэффициентлары исәпләнә. Мәсәлән, беренче баланы карау елы 1,8 балл, ә өченче баланы карау елы инде 5,4 балл, ягъни өч тапкыр күбрәк. 
Армиядә хезмәт иткән өчен дә пенсия коэффициентлары исәпләнә, бер ел – 1,8 балл белән бәяләнә. Эшкә яраксыз кешене караган өчен дә ел саен 1,8 балл исәпләнә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-06-23/pensiyag-so-rak-chyksam-3312313

Бәйле