Чаллы театры артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булган

Кичә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Гөлнәзирә Лотфуллина вафат булган.

«Театрда озак еллар эшләп, матур образлар тудырган Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Лотфуллина 69 яшендә вафат булган. Ул лаеклы ялга чыккач, кызына оныкларын тәрбияләүдә булышу өчен Мәскәүдә дә яшәгән. Гомеренең соңгы көннәрен Чаллыда үткәргән. Хастаханәдә үлгән», диелә хәбәрдә.

Мәрхүмәне бүген «Тәүбә» мәчете яныннан соңгы юлга озаталар.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/06/116118/

Бәйле