Иртәгә – Гарәфә көне. Бу көнне ничек уздырырга?

Гарәфә көне – Зөлхиҗҗә аеның 9нчы көне (27 июнь). Корбан бәйрәменнән (28 июнь) алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.

Балигъ һәм акылы камил һәр мөселманга Ислам динендә фарыз булган олуг гыйбадәтләрнең бишенчесе — гомерендә бер мәртәбә Мәккәи Мөкәррәмә шәһәренә барып хаҗ кылу.

Хаҗ, Зөлхиҗҗә аенда ихрамга кереп, Гарәфә көне Гарәфәт тавында вәкыф кылу (көтеп тору), аннары Кәгъбәне тәваф кылудан гыйбарәт. Хаҗи үзе сау-сәламәт булып, Мәккәи Мөкәррәмәгә барып кайтырлык акчасы һәм үзе кайтканчы өендә калган җәмәгатенең ихтыяҗларына җитәрлек малы булган кешегә генә фарыз.

Гарәфә – тану көне. Ибраһим галәйһиссәләмнең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһимның озак еллар баласы булмый. Ул: “Әгәр минем улым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, дип нәзер әйткән була), төшен аңлаган көне.

Мөселман календареның иң әһәмиятле көннәренең берсе. Бу көнне миллионлаган хаҗ кылучы Гарәфәт тавына баскан килеш Аллаһка ялвара. Гарәфә көне генә түгел, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көненең һәркайсы да изге, бу көннәрдә ураза тоту, хәер-сәдака өләшү – сөннәт. Бигрәк тә Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк. Бер хәдистә: “Күп кеше Гарәфә көнендә тәмуг газабыннан котылачак”, — диелгән.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/iman/2023-06-26/irt-g-gar-f-k-ne-3315170

Бәйле