«Өч бала белән аерылуымны аңламаучылар күп…»
“Нишләп аерылдың? Өч бала үстерүе авыр булгандыр?” – дип сорый танышларым.
Аллаһка шөкер, исән-сау! Ирем белән яшәгән елларда күз төбендәге зәңгәр «фингал»лардан күп йөрдем, эшкә дә шулай барганым булды. Узган эшкә салават, диләр. Салават түгел шул бер дә. Бөерләргә сугып, тезләрем астына кул чите белән бәреп, инвалид калдырыр иде әллә кайчан. Хатын-кызга күп кирәкме? Баш бала, авыл кызы буларак эшләп үскәнгә генә балалар хакына сигез ел чыдадым.
Ә кавышканчы ничә ел нинди матур йөргән идек!
И, 32 ел гомер узган ич ул заманга – балалар һәм үземнең исәнлекне-иминлекне саклап, холыксыз иремнән аерылуга гариза бирүемә! Бүгенге тыныч көннәремне, оныкларымны, аның белән кыйналып, күрә алмаган булыр идем әле!
Мәктәп елларындагы бер-береңә тартылу, армиядән көтеп алу, яшьлек мәхәббәте 8 ел дәвам итте. Сыйныфташ кызларының: “Ул безгә кул күтәрә”, – дигән сүзләрен колак аша гына узды. Поездда малайлар белән сугышуын күреп, авылдаш кыз: “Эчә икән бит ул синең…” – дигән сүзләре уйландырды, билгеле. Яшьлек хисләре никах белән беркетелеп, ике якта да өчәр көн зур туй белән узып, мәңге сүрелмәс кебек иде.
Күп тә үтмәде, аның туйга алган алтын балдагын югалтуы күңелгә шик кертте.
Кыш көне аягындагы унтые белән миңа шундый каты итеп типкәч, авыртудан тәнем, күңелем рәнҗеде, ничек яшәргә моның белән, дигән уй керде. Студент иремнең дуслары белән кәеф-сафа корулары, өйгә кайтмый калулары ешайды.
Балалар ул яшькә җиткәнче кыйналып, кимселтелеп исән-сау кала алаламмы? Гәүдәсенә сеңдерә алмагач, ник эчәргә?
Кызу канлы энесенең кул уйнатуларын апасына әйттем.
– Уже кыйныймы? – диде ул.
Ул вакыт балалар тумаган иде әле. Балалар туып, энесенең кыланмышларын күреп:
– Менә балаларыгыз 9-10нчы класска җитсеннәр әле, сине кыйнатмаслар! – дип “тынычландырмакчы”.
“Эчмә!” – диясе урынга. Яшәгән елларда аның айныткычларга түләгән акчасына машина алып булыр иде! Балаларга ризык, кием аласы урынга, айныткычларга түләп бетте акча…
“Терпи, куда ты денешься с тремя детьми!» – дип русча җикеренә иде татар ирем. Көмәнле чагымда да кыйнады. Башка, күзгә – кай җиргә эләгә, шунда йодрыгы төшә иде. Балалар белән стенага терәп куя да, маймылланып бокс уйный. Авыру түгелме мондый кеше?
Өч яшьлек улыбызны, кулына пычак тотып, аягыннан тотып торганы булды, бала куркып үзәк өзгеч тавыш белән кычкыра иде.
Академик отпуск алып булса да, укуын тәмамлады. Миңа рәхмәт әйтсен, уку йортының деканына кереп, аны кабат алуларын үтендем. Өйдәге чүпне кешегә чыгармыйсың бит.
Хәзер инде аның ничәнче хатыны… Яшәсен дим, тынычлыкта калдырсын. Аерылгач та ике тапкыр кыйнап китте бит. Яшьлектә матур хыяллар белән башланган тормыш, иремнең эчүе аркасында шулай җимерелде. Аракы белән бергә акылын да эчте шул… Миннән соң дүрт хатынга өйләнеп, ниләр күргән, күрсәткәндер – бер Ходай белә… Илләр-көннәр имин булып, исән-сау булсын, тормышы рәтләнсен. Ни әйтсәң дә балаларымның әтисе бит».
Менә шундый хат барлыкка килде социаль челтәрдә. Кызганычка каршы, мондый язмышлы хатын-кызлар арабызда күп.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2023-06-27/3-yashlek-ulybyzny-kulyna-pychak-totyp-ayagynnan-totyp-tordy-3317432