“Яңгырдан соң гөмбә кебек үсә”: табиб яман шешнең беренче билгесен әйткән

-- Лейла

Онколог-хирург Иван Карасев эчәклектә полипларның килеп чыгу куркынычы турында кисәткән. Алар башка органнарга да зыян салырга мөмкин, дигән табиб. Башта полип гадәти шештән генә гыйбарәт була.

Әмма соңыннан кайберләре яман шешкә әйләнергә мөмкин. Полиплардан дәвалану – эчәклектә онкология килеп чыгуны кисәтү ул, дип басым ясап әйткән табиб үзенең телеграм-каналында.
“Яман шешнең 2-5%ы гына бернинди алшартларсыз килеп чыга. 95%ы – полиплар, аеруча ашказаны-эчәкләрдәге полиплар аркасында барлыкка килә”, – дип кисәткән онколог. Ул эчәклектә яман шеш очракларының 95%ының полипларга бәйле булуын әйткән. Ашказаны һәм үңәчтә онкология очракларының 80%ы шул ук полиплар һәм гастрит сәбәпле пәйда була.

Гадәттә полип ачыкланганнан соң (әйтик, колоноскопия барышында), шешне алдыру киңәш ителә. Әмма ул кабат үсеп чыгарга мөмкин. “Яңгырдан соң гөмбәләр кебек үсеп чыгуы организмда башлыча бер нәрсәнең дә үзгәрмәве турында сөйли. Ялкынсынуның сәбәбе юкка чыкмаган дигән сүз бу”, – дип аңлаткан Карасев.
Полип үсүгә китерүче авырулар – хроник гастрит, җәрәхәт, Крон авырулары, колитлар.
Белгеч әйтүенчә, полипларга каршы көрәш иммунитетны кайгыртуны, туклануга игътибарлы булуны, табибка вакытында күренүне үз эченә ала.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле