Бер сүзне якыннарыгызга әйтә күрмәгез!

Психологлар белдерүенчә, кешеләрнең арасын еш кына бер сүз боза.  

Бөтенләй дә сүзгә килешми генә яшәгән парлар юктыр. Кайвакыт без үзебез дә сизми якын кешеләребезгә авыр сүзләр ычкындырабыз.
Аеруча бер сүзне көн саен кабатлаган саен аралар суына бара икән. Юкса, әллә нинди начар сүз дә түгел кебек. Бу сүзне әйтүче үзен өстенрәк куя, үзенең “баш” булуын күрсәтә икән. Нинди сүз ул?

Ул — “тиеш” сүзе. Без якын кешебезгә “Син моны эшләргә тиеш”, “Син мондый булырга тиеш”, “Син болай итәргә тиеш түгел” кебегрәк сүзләр әйткәндә аның безгә булган ышанычын акрынлап какшатабыз икән.

Белгечләр бу сүзләрне башкачарак әйтергә куша. Мәсәлән, “Син болай эшләргә тиеш түгел” урынына “Мин синең болай эшләгәнеңне теләмәс идем”, “Син мине аңларга тиешсең!” дип кычыкырганчы “Мине аңлавыңны телим” кебегрәк сүзләр куллансак яхшырак икән.

Психологлар ышандыруынча, якын кешеңә фикереңне дөрес формада җиткерсәң, мөнәсәбәтләр күзгә күренеп яхшыра башларга тиеш.
Ә сезнең якыннарыгыз белән мөнәсәбәтләр ничегрәк? Сүзләрегезне үлчәп сөйлисезме? “Тиеш” сүзен еш куланасызмы? Әллә үзегезгә аны ишетергә туры киләме?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2023-07-05/ber-s-zne-yakynnarygyzga-yt-k-rm-gez-3328106

Бәйле