Борынгы греклар телендә барлыкка килгән «мистика» (серле) дигән сүз бүген дә шактый еш кулланыла. Кулланылмас иде, без әледән-әле гаҗәп, сәер хәлләргә тарый торабыз. Бер уйлаганда, алар очраклылык кебек тоела, әмма шул ук вакытта ниндидер илаһи көчләргә буйсыналар кебек.
Без быел корбан чалмадык. Хатын: «Иртүк торып, гает коймагы пешерермен дә, кара-каршы утырып, матур итеп чәй эчәрбез», – диде. «Ярар, – мәйтәм, – мин иртүк торып гает вәгазен тыңлармын, гает намазы укырмын. Иртәнге өченчеләрдә уянырга кирәк инде», – дип сөйләнә-сөйләнә йокларга яттым.
Әллә өнемме, әллә төшемме дигәндәй, кемнеңдер йөземә иелеп: «Риман, торасыңмы?» – дип дәшкәненә уянып киттем. Әлеге «кемдер» бераз хатыныма охшаган яшь кенә, матур гына хатын иде. «Хәзер торам», – дидем дә күземне ачтым, әмма бүлмәдә берәү дә юк. Ә сәгать өченче унбиш минут. Тәһарәт алып, телевизор кабыздым. Казанда яңа ачылган Утыз-Имәни исемендәге мәчеттә Корбан гаете вәгазе башланырга тора. Күңел биреп, вәгазь тыңладым, имамга оеп, намаз укыдым, күңелдә әйтеп бирә алмаслык ниндидер җиңеллек сиздем.
Гает коймагы белән тәмләп чәйләр эчтек тә дачага җыена башладык. «Корбан чалу», «корбан ашы» дигән сүзләр барыбер бераз күңелне кытыклап торды үзе. Хатын минем ниләр уйлаганны сизде, ахрысы: «Бакчага баргач та гает коймагы белән иркенләп чәй эчәрбез», – диде. «Анысы шулай инде»дән уза алмадым. Корбан ашы күңелгә керә генә бит! Ичмасам, бүген бакча күршеләре белән дә очраша алмаячакбыз. Алар кичә килеп кунып, бүген иртәнге җиделәрдә Казанга китәргә тиеш иде.
Бакчабыз – Биектау районында. Анда барышлый Биектау станциясендә яшәүче дустыбыз Солтаннарга кагылмый китмибез. Солтан да, хатыны Диләрә дә гомер буе балалар укытып, хәзер, үзләре әйтмешли, «лаеклы ялда». «Лаеклы яллар»ына кош-корт асрау һәм безне авыл йомыркасы белән тәэмин итү дә керә. Һәрвакыттагыча: «Солтан, тавыкларыгыз исән-саумы?» – дип шалтыраттым. «Килегез, кил! Сез дигәндә….» – дигән була. Йомыркалар алдык та, Солтан: «Хәзер бер минут кына көтегез!» – дип, өенә кереп китте һәм безгә… корбан ите алып чыкты. «Насыйп ризык тешеңне сындырып керә», – диюләре шушыдыр инде. Хатын юл буе: «Алла ите әйбәт! Их, күршеләр генә юк, корбан ашы пешереп бергә-бергә ашар идек…» – дип сөйләнде.
Килеп җиттек. Машинадан чыга гына башлаган идек, егылып китә яздык: капка төбендә, елмаеп, күршеләребез Фоат белән Фәридә басып тора. Уйлаганнар-уйлаганнар да, бәлки, без килер дип, көтәргә булганнар. Дуслар биргән корбан итеннән аш пешереп ашадык. Фоат белән мин генә түгел, хәтта ике Фәридә дә (хатыннарыбыз – адашлар): «Мондый тәмле аш ашаган юк иде әле!» – диделәр. Язганнарым очраклы хәл микән? Әллә күңелдәге уйларны илаһи көчләр укып, безгә ярдәм иттеләрме? Әле бит бакчага барыйкмы икән, юк микән, дип икеләнеп тә торган идек. Әмма кемдер безне барырга өндәде. Күңел ниндидер куанычлы мизгелләр көтә кебек иде.
Инде хәзер уйлап утырам: кеше һәр гамәлен алдан ниятләп яшиме, әллә аның белән язмыш идарә итәме? Итсә, язмыш кем кулында?
Тагын бер гыйбрәтле хәл искә төште әле. Күптән түгел, танышымның әнисе бакыйлыкка күчте. Озак еллар аралашып, хәл-әхвәл белешеп яшәдек без, әмма әнисе – Мәрзия әбинең үлеме безнең өчен генә түгел, улы, килене өчен дә көтелмәгән булган. 96 яшьтә иде Мәрзия әби, аякта иде әле, хәленнән килгәнчә өй эшләрен эшләп йөрде. Беркөнне: «Улым, киленем, мунча ягыгыз әле, мин иртәгә үләм», – дигән.
Аның сүзенә, әлбәттә инде, ышанмаганнар «Әни, юк-бар сөйләмә!» – дигәннәр. «Бер дә юк-бар түгел. Яшисен яшәдем, чама да белергә, нәфесеңне дә тыярга кирәк. Шундый озын, матур гомер биргән өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт», – ди икән Мәрзия әби. Улы да, килене дә дәшмәгән, әби шаярта дип уйлаганнар. Ә мунчалар кереп, кичке ашны ашагач, әби: «Иртәгә төш вакытларында өйдә булыгыз!» – дигән. Һәм икенче көнне ул төш вакыты җиткәндә, бераз хәл алыйм дип, диванга барып яткан да тыныч кына бакыйлыкка күчкән.
Танышым, миңа шалтыратып: «Күңел ышанмаслык хәл, әле дә аңыбызга килә алмыйбыз», – дигән иде. Минем дә акылга сыймый бу. Көнен, сәгатен әйтеп, тыныч кына китеп бар инде?! Мәрзия әби белән булган хәлне дусларга да, дин әһелләренә дә сөйләдем. Барысы да: «Изге җан булган, әүлия булган», – диделәр. Ә мин исә һаман аптырашта.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/07/117114/